9 Чүкелгән көмешне – Таршиштан, алтынны Уфаздан кайтартып, потлар ясар өчен, балта осталары белән көмешчеләргә бирәләр; потлар өстендәге зәңгәр вә җете кызыл төстәге кием – осталар эше.
Диңгездә Хирам кораблары белән бергә патшаның Таршиш кораблары йөреп, өч елга бер тапкыр алтын вә көмеш, фил сөяге һәм маймыллар, тавис кошлары төяп алып кайта торган иде.
Патшаның Таршиш кораблары Хирам хезмәтчеләре белән диңгездә йөреп, өч елга бер тапкыр алтын вә көмеш, фил сөяге һәм маймыллар, тавис кошлары төяп алып кайта торган иде.
Котылу касәсен югары күтәрермен, Аның исемен тәкрарлармын;
Халык та алар ягына авыша бара, сүзләрен су урынына эчә.
Таршишка күченеп китегез, әй яр буенда яшәүче халык, үкереп-үкереп елагыз!
Һөнәрче койган сын-пот беләнме?! Оста аны алтын белән йөгертә, аның өчен көмеш чылбырлар коя.
Син искиткеч бай идең, шуңа күрә Таршиш шәһәре синең белән сату итте, сиңа көмеш, тимер, аккургаш вә кургаш белән түләде.
Синең җилкәннәрең вә әләмең Мисырның чигелгән нәфис җитененнәндер; алар синең әләм кебек булды, Элиша утравыннан китертелгән зәңгәр, җете кызыл тукымалар сиңа япма булды.
мин, күземне күтәреп, югары карадым һәм каршымда җитен киемнәре өстеннән Уфаз алтыныннан ясалган пута буган бер ир кешене күрдем.
Әлеге сын – Исраил эшедер, аны һөнәрче ясаган, Аллаһы түгел ул; Самарея бозавы парә-парә киләчәк!
Әмма Юныс, Раббыдан качмакчы булып, капма-каршы якка китеп барды. Яфу шәһәренә килеп төшкәч, Таршишка баручы бер корабка юлыкты. Юл бәһасен түләп корабка утырды да, Раббыдан ераграк китү өчен, Таршишка юл тотты.
Агачка: «Уян!», телсез ташка: «Торып бас!» – дип әйтүчегә – кайгы! Алтын-көмеш белән капланган андый җансыз илаһ берәр нәрсәгә өйрәтә аламы?!