Иремия 1:5 - Изге Язма5 «Мин сине анаң карынында бар иткәнче үк сайлап алган идем, анаң тудырганчы ук, бүтәннәрдән аерып куйган һәм халыклар өчен пәйгамбәр итеп билгеләгән идем», – диде Ул. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Ягъкуб токымын Үзенә кайтару, Исраил халкын Үз янына җыю өчен, Раббы мине анам карынында бар кылды һәм Үз колы итте. Аның алдында мин данлы, Аллам – минем көчем ул. Хәзер Раббы: „Ягъкуб ыругларын яңадан аякка бастыру, Исраилнең калган халкын кире кайтару өчен, Минем колым булуың гына аз; коткару гамәлем җирнең читләренә барып җитсен дип, Мин әле сине халыкларга яктылык чыганагы итәчәкмен“, – ди».