Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Иремия 1:3 - Изге Язма

3 Яһүдә илендә Йошия углы Яһоякыйм, аннары Йошия углы Сәдыкыйя патшалык иткән чорда, Сәдыкыйя хакимлегенең унберенче елына, елның бишенче аена кадәр – Иерусалим халкы үз җиреннән сөрелгәнче – Иремиягә Раббы сүзе ирешә торды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Иремия 1:3
19 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шуннан фиргавен Нехо, Йошия патша урынына аның углы Эльякыймны патша итеп куеп, аның исемен Яһоякыймга алыштырды; Яһүәхәзне исә Мисырга сөрде, һәм тегесе шунда җан тәслим кылды.


Аннары ул, Яһояхин урынына патша итеп аның абзасы Маттанияне билгеләп, аның исемен Сәдыкыйягә алыштырды.


Йошиянең угыллары: беренчесе – Йоханан, икенчесе – Яһоякыйм, өченчесе – Сәдыкыйя, дүртенчесе – Шаллум.


Бабил патшасы Нәбухаднессар үзенең бөтен гаскәре һәм аңа буйсынган җирләрдәге патшалыклар вә халыклар белән бергә Иерусалимгә һәм аның тирә-ягындагы шәһәрләргә каршы сугыш алып барган көннәрдә Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:


Яһүдә җирендә Йошия углы Яһоякыйм хакимлек иткән заманда, Иремиягә Раббыдан мондый сүз булды:


– Төргәкле китап ал да Йошия патшалык иткән дәвердән башлап бүгенге көнгә кадәр Исраил, Яһүдә һәм барлык халыклар турында әйтә килгән сүзләремнең һәммәсен язып куй.


Сәдыкыйя хакимлегенең унберенче елында, дүртенче айның тугызынчы көнендә дошман шәһәрнең диварын җимереп төшерде.


– Бу җирдә яшәүче бар халыктан вә руханилардан: «Җитмеш ел дәвамында елның бишенче һәм җиденче айларында кайгыга уралып ураза тотканда, сез уразаны Минем өчен тоттыгызмыни?!


– Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Дүртенче ай уразасы, бишенче, җиденче вә унынчы ай уразасы Яһүдә йортында шатлык тулы, күңелле, якты бәйрәмнәргә әйләнәчәк. Шуңа күрә хакыйкать вә тынычлыкны яратыгыз!»


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ