3 халкымны жирәбә салып бүлгәләделәр, фахишәләргә түләр өчен – ир балаларны, шәраб алып эчәр өчен, кыз балаларны коллыкка саттылар.
Сез ятимне жирәбә салып бүлешәсез, дустыгызны сатып җибәрергә әзерсез.
Яван, Түбәл вә Мешех синең белән сәүдә иттеләр, әйберләреңә алмашка коллар вә бакыр савыт-саба бирделәр.
Әй сәрхушләр, йокыгыздан айныгыз һәм күз яшьләре түгегез. Әй шәраб сөючеләр, йөзем суын сагынып, үкереп елагыз, чөнки ул сезнең авыздан тартып алынды.
Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән Исраилне җәзасыз калдырмам, чөнки тәкъваны алар – бер көмеш, фәкыйрьне бер пар башмак бәрабәренә саталар;
Чит халыклар Ягъкубны талаган чакта, Иерусалим капкасыннан кереп шәһәрне жирәбәгә салганда, син читтән карап тордың, шул дошманнар кебек булдың.
Шуңа да карамастан, Но-Амон сөрелгән, әсир ителгән; аның сабый балаларын урам чатларында бәреп үтергәннәр, аксөякләрен, жирәбә салып, кол иткәннәр, түрәләренә богау салганнар.
дарчиннарын, аш тәмләткечләрен, хуш исле майларын, сумалаларын, ладаннарын, шәрабларын, зәйтүн майларын, иң яхшы оннарын һәм бодаен, мал-туарларын һәм сарыкларын, атларын һәм арбаларын, кеше гәүдәләрен һәм кеше җаннарын да алмый.