20 Яһүдә вә Иерусалим исә мәңге, буыннан-буыннаргача яшәр.
Бәйрәмнәребез каласы Сионга кара әле: күзләрең Иерусалимне, хәвеф-хәтәрдән саклаучы торакны, урыныннан кузгалмас чатырны күрер; аның казыклары һәрвакыт нык торыр, бавы да беркайчан өзелмәс.
Алар колым Ягъкубка Мин биргән, ата-бабалары яшәгән җирдә яшәр, балалары, балаларының балалары да гомергә шунда яшәр; колым Давыт мәңге аларның хакиме булыр.
Мин Үз халкымны үз җирендә төпләндерермен, һәм Мин биргән җирдән ул һичкайчан йолкып алынмас!» – дип әйтә Раббы Аллаң.