13 Уракларыгызны эшкә җигегез, чөнки игеннәр өлгерде; йөзем таптарга барыгыз, чөнки йөзем изгечләр җимеш белән мөлдерәмә; йөзем суы тулып аккан кебек, халыкларның явызлыгы баштан ашкан.
Сәдүм халкы явыз холыклы һәм Раббы каршында бик тә гөнаһлы иде.
Нәселеңнең дүртенче буыны бирегә кире кайтыр. Чөнки амориләрнең яман эшләре әле чиктән ашмаган.
Ахырда Раббы әйтте: – Сәдүм белән Гамура явызлыкка баткан, гөнаһлары бик авырдыр.
Уракка төшкән чактагы кебек булачак: уракчы, кулына урак тотып, игеннәрне урып алачак, кешеләр Рефаим үзәнендәге кырларда ялгыз башакларны җыеп йөриячәк.
«Йөзем изгечтә җимешләрне Мин берүзем таптадым, халыклардан берәү дә янымда булмады. Мин аларны ачу белән издем, ярсып таптадым, шуларның каны өстемә чәчрәде, киемнәремне таплап бетерде, – ди Раббы. –
Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бабил-кыз ындыр табагындагы ашлыкка тиңдер: тиздән урак өсте җитәр, һәм аны сугарлар».
Диварларым эчендәге барлык гаярь угланнарымны Хуҗа-Хаким читкә тибәрде, яшь егетләремне кырып бетерер өчен, миңа каршы гаскәр җыйды. Гыйффәтле кыз Яһүдәне йөзем изгәндәй таптады.
Синең дә, Яһүдә, җәза көнең билгеләнгән. Халкыма Мин рәхәт-имин тормыш кайтарганда,
һәм аны чәчүче дошман – иблис. Урак өсте – дөнья бетү ул, ә уручылар – фәрештәләр.
Ә инде ашлык өлгерүгә, кеше кулга урак ала, чөнки ашлык урыр вакыт җитә.
Иген ура башлаган көннән җиде атнаны санап куегыз.
Шуннан соң мин менә нәрсә күрдем: ак болыт һәм болыт өстендә утыручы адәм углына охшаган Зат. Башында алтын таҗ һәм кулында үткен урак бар иде.
Авызыннан, халыкларга сугар өчен, үткен кылыч чыгып тора, Ул Үзе алар белән тимер таяк ярдәмендә хакимлек итәчәк. Ул Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының ярсулы ачу шәрабын изгечтә изә.