Йоил 2:12 - Изге Язма12 Раббы болай дип әйтә: «Хәтта бүген дә, чын йөрәктән тәүбәгә килеп, ураза тотып, елап һәм кайгырып, Миңа әйләнеп кайта аласыз! အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шулай итеп, патша һәм аның түрәләре язган хатларны алып, атчабарлар бөтен Исраил вә Яһүдә җире буйлап таралды. Патша боерыгы буенча алар шушы сүзләрне игълан итте: «Исраилиләр! Ибраһим, Исхак вә Исраилнең Алласына – Раббыга – йөзегез белән борылыгыз, шул чагында Ул да сезгә – Ашшур патшалары кулыннан котылып калган халыкка таба борылыр.
– Бар, Шушандагы барлык яһүдиләрне бергә җый да минем өчен ураза тотыгыз – өч тәүлек буена көндез дә, төнлә дә ашамагыз һәм эчмәгез. Шулай ук мин дә үземнең хезмәтче кызларым белән бергә ураза тотармын. Шуннан соң, гәрчә канунга каршы булса да, патша хозурына керермен. Әгәр инде һәлак булам икән – булырмын.