8 Яшьли ирен җуйган, кайгы киемнәре кигән яшь хатын кебек, күз яшьләре түгегез.
Ул көнне Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, сезне еларга, кайгырырга, чәчләрегезне кырып, тупас тукымаларга төренергә чакырды.
Әй ваемсызлар! Куркудан котыгыз алынсын! Әй гамьсезләр! Дер калтырап торыгыз! Киемнәрегезне салып атып тупас тукымага төренегез!
Әле күптән түгел генә Миңа: «Атам! Син минем яшьлек дустым!
Сионга илтүче юллар кайгыда, чөнки бәйрәмгә баручылар күренми. Сион капкалары бушап калган, руханилары ыңгыраша, кызлары боеккан – хәсрәттәдер Сион.
Бәйрәмнәрегезне – олы хәсрәткә, җырларыгызны аһ-зарга әверелдерермен, тупас тукымага төренергә, һәммәгезне чәчен кырырга мәҗбүр итәрмен. Бердәнбер углын югалткан ата-ана сыман күз яшьләре түгәрсез; һәм бу көн ахыргача кайгы көне булыр».
Аң булыгыз: яшьлектә өйләнгән хатыныгызга хыянәт итмәгез! Раббы сезне бер тән вә бер җан итеп кылмадымы?! Туачак балаларыгызның Раббы халкыннан булуын тели Ул.
Байлар, сез тыңлагыз! Сезгә якынлаша торган бәхетсезлекләрдән ыңгырашып елагыз.