Йоил 1:3 - Изге Язма3 Бу хакта балаларыгызга сөйләгез, ә алар үз балаларына җиткерсен, балаларыгызның балалары да үзләреннән соң килгән буынга бәян итсен. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нәрсәне аңлата бу?» – дип сораса, сез аларга: «Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты. Анда без коллар идек. Фиргавен, киреләнеп, безгә китәргә рөхсәт итмәде, ә Раббы исә мисырлыларның беренче булып туган ир балаларын һәм иркәк терлекләрен үтертте. Шуңа күрә мин беренче булып туган иркәк терлекне Раббыга корбан итәм, ә беренче булып туган углымны йолып алам», – дип җавап бирегез.