16 Безнең күз алдында ризыгыбыз юкка чыкты түгелме?! Аллаһы йортыннан сөенеч вә шатлык китте түгелме?!
Бәхетледер гаделлек белән эшләүчеләр, һәрдаим тәкъвалыкта гамәл кылучылар!
Җир яулауда аларның кылычы катнашмаган, җиңүне аларга үз көчләре түгел, бәлки Синең уң кулың вә беләгең, йөз нурың китергән, чөнки Син аларны үз күреп яраткансың.
Шундый хәлне күреп, тәкъвалар куркуга төшәр; алар, синнән көлеп:
Теге исә, тавышын күтәреп: «Мин сезгә шифа бирә алмыйм, йортымда икмәгем дә, япанчам да юк, халыкның юлбашчысы итә күрмәгез мине!» – дип җавап бирәчәк.
Әй руханилар, кайгы киемнәре киеп яшь түгегез! Әй мәзбәх хезмәтчеләре, үкереп елагыз! Әй Алламның хезмәтчеләре, Аллаһы йортына килегез, тупас тукымага төренеп, шунда төн уздырыгыз, чөнки Аллаһы йортында икмәк вә шәраб бүләге китерү тукталды!