4 Сөләйман чүлдә Тадмор шәһәрен, шулай ук, азык-төлек саклар өчен, Хаматта үзе нигезләгән шәһәрләрнең барысын төзеп бетерде.
Шуңа күрә мисырлылар, исраилиләрне авыр эш белән интектерү максатыннан, алар өстеннән назыйрлар билгеләделәр һәм, фиргавенгә мал-мөлкәт туплау өчен, Питом һәм Рәмесес шәһәрләрен төзергә мәҗбүр иттеләр.
Һададгызер белән һаман сугышып яшәгән Хамат патшасы Тогый, Давытның Һададгызер гаскәрен кырып бетергәнен ишетеп,
Шуннан Сөләйман, Хамат-Собага каршы яуга кузгалып, аны яулап алды.
Югары Бәйт-Хорун белән Түбән Бәйт-Хорун калаларын кабаттан яңартты – диварлары корылган, капкалары, бикләре куелган ныгытмаларга әйләндерде;
Еһошафат һаман үсә, ныгый барды. Яһүдә җирендә ул кальгалар һәм, азык-төлек саклар өчен, калалар төзеде,