4 Әлеге диңгез унике үгез өстенә куелып, аларның өчесе – төньяк, өчесе – көнбатыш, өчесе – көньяк, өчесе көнчыгыш тарафка каратып эшләнде; диңгез – үгезләр өстендә, ә үгезләрнең арт саны эчке якта иде.
Шәһәр диварының унике нигез ташы бар иде. Ул нигезләрдә Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган.
Нигезен рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр тәшкил иткән бина буларак төзелгәнсез сез. Бу нигезнең иң мөһим почмак ташы исә – Мәсих Гайсә Үзе.
Әмма Хаким аңа: – Бар, Мин аны, чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына исемемне таныту өчен, коралым итеп сайладым.
Ул аларга: – Бөтен җир йөзе буйлап йөреп чыгып, һәр җан иясенә Яхшы хәбәрне таратыгыз! – диде. –
– Шуңа күрә Мин сиңа әйтәм: син – Петер, һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр бердәмлеген төзеячәкмен. Аны үлеләр дөньясы җиңә алмас.
Әлеге диңгез унике үгез өстенә куелып, аларның өчесе – төньяк, өчесе – көнбатыш, өчесе – көньяк, өчесе көнчыгыш тарафка каратып эшләнде; диңгез – үгезләр өстендә, ә үгезләрнең арт саны эчке якта иде.
Диңгезнең аскы өлеше бакырдан коелган үгез сурәтләре белән әйләндереп алынды. Терсәк саен унышар данә итеп эшләнгән сурәтләр ике рәткә урнашкан булып, ясалма диңгез белән тоташтан коелган иде.
Ясалма диңгезнең калынлыгы бер уч киңлегендә, касәгә охшатып эшләнгән читләре исә ачылган лалә чәчәген хәтерләтә; әлеге чанның сыешлыгы өч мең бат иде.