3 Диңгезнең аскы өлеше бакырдан коелган үгез сурәтләре белән әйләндереп алынды. Терсәк саен унышар данә итеп эшләнгән сурәтләр ике рәткә урнашкан булып, ясалма диңгез белән тоташтан коелган иде.
Аннары ул бакырдан түп-түгәрәк ясалма диңгез эшләтте; ул бер ягыннан икенче ягына ун терсәккә тәңгәл булып, аның биеклеге биш терсәк иде; ясалма диңгезне Сөләйман утыз терсәк озынлыктагы бау белән уратып алдырды.
Әлеге диңгез унике үгез өстенә куелып, аларның өчесе – төньяк, өчесе – көнбатыш, өчесе – көньяк, өчесе көнчыгыш тарафка каратып эшләнде; диңгез – үгезләр өстендә, ә үгезләрнең арт саны эчке якта иде.
Аларның һәрберсендә кеше йөзе иде, уң якта – арыслан йөзе, сул якта – үгез йөзе, шулай ук бөркет йөзе дә күренә иде.
Һәр керубимнең дүрт йөзе бар иде: берсе – керубим йөзе, икенчесе – кеше йөзе, өченчесе – арыслан һәм дүртенчесе – бөркет йөзе.
Килешү сандыгы алдыннан исә кулларына мөгез быргы тоткан җиде рухани атласын. Җиденче көнне руханиларның быргы тавышлары астында шәһәрне җиде кат әйләнеп чыгыгыз.
Беренче җан иясе арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, өченчесенең йөзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бөркет сыман иде.