Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




II Елъязма 4:2 - Изге Язма

2 Аннары ул бакырдан түп-түгәрәк ясалма диңгез эшләтте; ул бер ягыннан икенче ягына ун терсәккә тәңгәл булып, аның биеклеге биш терсәк иде; ясалма диңгезне Сөләйман утыз терсәк озынлыктагы бау белән уратып алдырды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




II Елъязма 4:2
10 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Килданиләр, Раббы йортындагы бакыр баганаларны, аскуймаларны, бакырдан эшләнгән ясалма диңгезне ватып-җимереп, бакырын Бабилгә алып киттеләр;


Һададгызер патшаның Тибхат һәм Күн шәһәрләрендә исә Давыт күп итеп бакыр кулга төшерде. Соңрак шул бакырдан Сөләйман Аллаһы йорты өчен ясалма диңгез вә баганалар, шулай ук төрле савытлар койдырды.


Диңгезнең аскы өлеше бакырдан коелган үгез сурәтләре белән әйләндереп алынды. Терсәк саен унышар данә итеп эшләнгән сурәтләр ике рәткә урнашкан булып, ясалма диңгез белән тоташтан коелган иде.


Әлеге мәзбәх өчен барлык әсбаплар – колашалар, көрәкләр, касәләр, чәнечкеләр һәм күмер алгычлар бакырдан эшләнде.


Бесалел Очрашу чатырына керә торган урында хезмәт күрсәтүче хатын-кызларның бакыр көзгеләреннән юынгыч һәм аның аскуймасын ясады.


Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип белдерә: – Ул көнне Давыт йортын һәм Иерусалимдә яшәүчеләрне гөнаһ вә нәҗестән чистартыр өчен, чишмә бәреп чыгачак.


безне коткарды. Ул моны кылган тәкъва эшләребез өчен түгел, ә Үз шәфкате белән эшләде. Гөнаһларыбызны юып, безне коткарды, без яңадан тудык һәм Изге Рух аша яңа тормыш кабул иттек.


Мин аңа: «Әфәндем, син беләсең», – дидем. Ул миңа болай диде: «Алар бөек афәт кичереп килгәннәр. Киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ