3 үзенең түрәләре вә баһадирлары белән киңәшләшкәннән соң, шәһәр читендәге су чыганакларын күмеп куярга хәл кылды; һәм тегеләр аңа бу эштә ярдәм иттеләр.
Син сөйләгәннәр бөтенесе буш сүздер, сугыш өчен бит хәрби осталык һәм көч кирәк. Син миңа каршы баш күтәрдең – хәзер кемгә өметләнеп торасың?
Хизәкыйя патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул күрсәткән бөтен батырлыклар, шулай ук аның буа төзүе, суүткәргеч ясап, шәһәргә су уздыруы хакында Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.
Санхерибнең Иерусалимгә каршы сугыш башларга җыенганын күреп, Хизәкыйя
Гихон суларын башланган җирендә буып куеп, Давыт шәһәренең көнбатыш ягына агып төшә торган итеп эшләтүче дә шул ук Хизәкыйя булды. Нинди эшкә тотынса да, ул шунда уңышка иреште.
Бик күп халык җыелып килеп бар булган чишмәләрне һәм ил буйлап аккан елганы буып куйдылар. «Ни өчен әле Ашшур патшалары, монда килеп, мул суга тиенергә тиеш», – диде алар.
Киңәшсез эш таркалыр, ә киңәш күп җирдә эш ахырына җиткерелер.
Зур максатлар киңәш-мәслихәт белән ныгытыла; сугышка да киңәшләшмичә чыкма.
Шуңа күрә сугышыңны бөтен яктан уйлап, акыл белән алып бар; сугышның күп киңәшләр нигезендә алып барылганы уңыш китерә.
Раббы Рухына кем төшенгән?! Аның киңәшчесе кем булган?
Камалышта калырга әзерлән! Эчәр өчен су җый! Ныгытмаларыңны төзекләндер! Пычракка кереп, балчык из, кирпеч сугарга калыбыңны ал!
«Раббының уй-фикерләренә кем төшенгән? Кем киңәшче булган Аңа?»