Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




II Елъязма 26:2 - Изге Язма

2 Амасия ата-бабалары янында мәңгелек йокыга талганнан соң, Уззия өр-яңадан Элат каласын тергезде һәм аны кабат Яһүдәгә кайтарды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




II Елъязма 26:2
7 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Амасия ата-бабалары янында мәңгелек йокыга талганнан соң, Азария өр-яңадан Элат каласын тергезде һәм аны кабат Яһүдәгә кайтарды.


(Ул чакта Арам патшасы Рәсин, Элат каласын кабат үзенә кайтарып алып, яһүдиләрне аннан куып җибәргән була; шуннан соң Элатта эдомиләр яши башлый, алар бүгенге көндә дә шунда гомер итәдер.)


Шулай итеп, Исраил патшасы Яһоаш Яһүдә патшасы Амасияне – Ахазеядән туган Йоаш углын – Бәйт-Шемештә әсир итеп Иерусалимгә алып килде; анда ул Эфраим капкасыннан алып Почмак капкасына кадәр, чама белән дүрт йөз терсәк арада Иерусалим диварын җимерде;


Амасиянең гәүдәсен, атта алып кайтып, Яһүдә каласында ата-бабалары янында дәфен кылдылар.


Шушы хәлләрдән соң бөтен Яһүдә халкы уналты яшьлек Уззияне атасы Амасия урынына патша итеп куйды.


Тәхеткә утырганда, Уззия уналты яшендә булып, Иерусалимдә ул илле ике ел дәвамында идарә итте. Аның әнкәсе Якүлья тумышы белән Иерусалим кызы иде.


Шуннан Сөләйман диңгез буена, Эдом җирендәге Эсион-Гебер һәм Элот шәһәрләренә таба юл алды.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ