II Елъязма 2:4 - Изге Язма4 Исраилгә мәңгегә бирелгән Канун буенча, Раббы Аллабыз каршында хуш исле сумала-майлар көйрәтер, һәрчак изге икмәк тәкъдим итәр, һәр иртә вә кичен, шимбә көннәрдә, Яңа ай бәйрәмендә һәм Раббы билгеләгән бәйрәмнәрдә Аңа тулаем яндыру корбаны китерер өчен, Раббы Аллама багышлап мин бер йорт җиткерергә җыенам. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
– Углым Сөләйман әлегә яшь һәм тәҗрибәсездер, – диде Давыт, – ә Раббы өчен салыначак йорт искиткеч мәһабәт, даны бөтен дөньяга таралырлык мәшһүр булырга тиеш. Шулай булгач, мин аның өчен бөтен кирәк-яракны әзерли торырга тиешмен. Шул рәвешле, соңгы сәгате сукканчыга кадәр Давыт шактый күп әйбер әзерләп калдырды.
Алар көннең-көнендә иртән вә кичен Раббыга тулаем яндыру корбаны китерәләр, хуш исле сумала-майлар көйрәтәләр, чиста өстәл өстенә рәт-рәт итеп изге икмәк тезеп куялар, кичләрен алтын шәмдәлдәге яктырткычларга ут алалар. Раббы Аллабызның таләпләрен без шулай төгәл үтәп киләбез, ә сез Аңардан йөз чөердегез.