II Елъязма 2:3 - Изге Язма3 Шуннан Сур патшасы Хирамга түбәндәге хәбәрен юллады: Атам Давытка, сарай салыр өчен, эрбет агачы җибәргән кебек, миңа да җибәрсәң иде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Алар көннең-көнендә иртән вә кичен Раббыга тулаем яндыру корбаны китерәләр, хуш исле сумала-майлар көйрәтәләр, чиста өстәл өстенә рәт-рәт итеп изге икмәк тезеп куялар, кичләрен алтын шәмдәлдәге яктырткычларга ут алалар. Раббы Аллабызның таләпләрен без шулай төгәл үтәп киләбез, ә сез Аңардан йөз чөердегез.
Төзелеш тәмам төгәлләнгәннән соң, көмешнең калган өлешен патша белән Еһоядага тапшырдылар. Әлеге көмештән Раббы йортында хезмәт алып барганда һәм тулаем яндыру корбаны китергәндә кирәк булган савытларны ясадылар, шулай ук алтын вә көмештән башка савыт-сабаны эшләделәр. Еһояда үзе исән чакта, Раббы йортында тулаем яндыру корбаны китерелми калмады.