II Елъязма 19:3 - Изге Язма3 Алай да, синең яхшы сыйфат-гамәлләрең дә юк түгел, чөнки син җирне алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганалардан арындырдың һәм, йөрәгеңне Аллаһыга баглап, Аның йөз нурын эзләдең. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Аннары ул Ахазеяне эзләргә тотынды; Ахазеяне, Самареядә яшеренеп яткан җиреннән табып алып, Еһү каршына китерделәр һәм җанын кыйдылар. Аннары: «Ахазея – бөтен йөрәге белән Раббыны эзләгән Еһошафатның углыдыр», – дип, аны дәфен кылдылар. Шул рәвешле, Ахазея гаиләсендә патша булып торырдай кеше калмады.