2 Яһүдәнең бөтен ныгытылган калаларында ул гаскәрләр булдырды һәм бөтен Яһүдә җирендә, шулай ук атасы Аса яулап алган Эфраим калаларында да сакчы гаскәрләрен куйдырды.
Рехабгам, Иерусалимдә яшәп, Яһүдә җирендәге шәһәрләрне ныгытып чыкты.
Абия Яробамны эзәрлекли бирде; Яробамнан ул Бәйт-Эл, Яшана, Эфраин калаларын һәм шулар тирәсендәге авылларны тартып алды.
Одед углы Азариянең пәйгамбәрлек сүзен ишеткәч, Аса, батырлыгын җыеп, бөтен Яһүдә вә Беньямин җиреннән, шулай ук үзе яулап алган таулы Эфраим төбәгендәге калалардан җирәнгеч сыннарны алып ташлап, Раббы йортының болдыры алдындагы Раббы мәзбәхен яңартты.
Яһүдә җирендәге ныгытылган калаларда хезмәт итүче гаскәриләрдән тыш патша хезмәтендәге сугышчылар әнә шулардыр.
Раббы һәрчак аның юлдашы булды, чөнки Еһошафат, Багал сыннарына табынмыйча, хакимлегенең беренче елларында бабасы Давыт юлыннан йөрде,