4 «Беркем дә икенче берәүне хөкем итмәсен, гаеп ташламасын; ә Минем дәгъвам исә сезгә, руханилар:
Шуннан соң кайбер кешеләр: – Әйдәгез, Иремиягә каршы яшерен эш оештырабыз! Үгет бирүче руханиларга, киңәш бирүче акыл ияләренә, Раббы сүзен игълан итүче пәйгамбәрләргә кытлык булмаячак бездә. Аны телебез белән җиңик, сүзләренә колак салмыйк! – диделәр.
Мин синең телеңне аңкавыңа ябыштырырмын, һәм син телсез калачаксың, син аларны фаш итүче булмаячаксың, чөнки алар – фетнәчел йорт.
Эфраим үз потларына ябышып ята – шулай үз юлыннан бара бирсен ул!
Шәһәр капкасы янында, мәхкәмәдә, фаш итүне яратмыйсыз сез, хак сүз әйтүчедән чирканасыз.
Шуңа күрә акыллы кеше дәшми мондый заманда, чөнки вакыты ямандыр.
Кардәше, яндырмакчы булып, мәрхүмнең җәсәден алырга килгәч, өйнең аулак почмагына кереп поскан берәүне күреп: «Яныңда тагын берәрсе бармы?» – дип сораса, тегенең: «Беркем дә юк!» – дигән җавабына каршы: «Дәшмә! Раббы исемен без телгә алырга тиеш түгелбез!» – дияр.
Ә кем дә булса Раббы Аллагыз каршында хезмәт итүче руханига яки хөкемчегә буйсынмаса, ул кеше үтерелергә тиеш, Исраил арасыннан явызлыкны шулай юк итегез.