Һошея 2:7 - Изге Язма7 үзенең сөяркәләре артыннан китәр, тик куып җитә алмас. Аларны эзләп тапмагач: „Үз ирем янына кире кайтыйм әле, аның янында миңа әйбәтрәк иде“, – дияр. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Әйткән нәзеребезгә тугры калып, ата-бабаларыбыз, патшаларыбыз, түрәләребез һәм без үзебез элек Яһүдә шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында эшләгәнчә, Күк алиһәсенә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтербез, корбан бүләге итеп шәраб китерербез, чөнки ул вакытларда без тук вә бәхетле, кайгы күрми яши идек.
Шуңа күрә, Оһолиба, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Синең гайрәтең чиккән сөяркәләреңне Мин сиңа каршы котыртам һәм Бабил угылларын вә барлык килданиләрне, Пыкод, Шоа вә Коа угылларын, алар белән бергә чибәр Ашшур егетләрен төрле яктан синең каршыңа китерәм. Алар барысы да – башлыклар вә хакимнәр, күренекле гаскәр башлыклары, оста җайдаклар.
адәм балалары арасыннан куылды; аның акылы хайванныкына тиңләште, ул кыргый ишәкләр арасында яшәде, үгез сыман, үлән белән туенды, күк чыгында коенды. Инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны Нәбухаднессар патша таныганчыга кадәр, бу шулай дәвам итте.