Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Һошея 13:4 - Изге Язма

4 «Мин – сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллагыз, Миннән башка алланы танырга тиеш түгелсез, чөнки Миннән башка коткаручы юктыр!

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Һошея 13:4
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Бу җирләрнең илаһларыннан кайсысы минем кулдан үз җирен коткарып кала алды?! Шулай булгач, ничек итеп Раббы Иерусалимне минем кулдан коткарыр икән?!»


Чөнки Мин – Раббы, синең Аллаң, Исраилнең изге Алласы, Коткаручың! Синең өчен йолым итеп Мин Мисырны, синең урынга Хәбәшстанны вә Шебаны бирәм.


«Исраилне Мин яшь чагыннан ук үз итеп яраткан, углым Исраилне Мин Мисырдан чакыртып алган идем.


Пәйгамбәрләргә сүз катып, аларга Мин байтак күренешләр ирештердем, алар аша халыкка гыйбрәтле хикәяләр җиткердем.


Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллаң – Миндер. Чүлдә очрашкан көннәребездәге сыман Мин сине кабат чатырларга урнаштырырмын.


Йөзем бакчаларын үзенә кайтарып бирермен һәм Ахор үзәнен аның өчен өмет капкасы итәрмен. Ул анда, Мисырдан чыккан көнендәге кебек, яшь чагындагы кебек, ягымлы сүзләремә җавап бирер.


Мин сине Үземә тугрылыкта ярәшермен, һәм син үзеңнең Раббыңны танып белерсең.


ә мин Сиңа шөкер итеп корбан китерермен, әйткән нәзерләремне үтәрмен. Котылу – Раббыдандыр!»


Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткарырдай башка исем юк, – диде Петер.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ