2 Аны Үземә күбрәк чакырган саен, ул Миннән читләшә генә барды; Багал сыннарына корбан чалып, потлар хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтә бирде.
Шулай итеп, сигезенче айның үзе билгеләгән унбишенче көнендә – Исраил халкы өчен бәйрәм дип игълан ителгән көндә – Яробам, корбан китерү өчен, Бәйт-Элдәге үзе төзеткән мәзбәх янына килде.
Ә хәзер бөтен Исраил халкын Кәрмил тавына җыеп китер. Изебел өстәленнән тукланучы дүрт йөз илле Багал пәйгамбәре һәм алиһә Аширәгә табынучы дүрт йөз пәйгамбәр дә шунда килсен.
Син аларны күп еллар сабыр гына көттең; пәйгамбәрләрең аша Үзеңнең Рухың белән үгетләп, кисәтеп торсаң да, алар игътибар итмәделәр. Шунлыктан Син аларны чит халыклар кулына тапшырдың.
Ә Минем халкым, Мине онытып, бернигә яраксыз потларга корбан яндыра, үзенең борынгы юлыннан тайпылып, сукмак төшмәгән җирләрдән атлый.
– Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бар, Яһүдә халкына һәм Иерусалимдә яшәүчеләргә әйт: „Сез шулай Минем үгет-нәсыйхәтләремә колак салмассыз, сүзләремне тыңламассыз микәнни?!
ләкин сез Мине тыңламадыгыз, сүзләремә колак салмадыгыз, явыз гамәлләрегездән баш тартмадыгыз, чит илаһларга корбаннар яндырудан туктамадыгыз.
Минем халкым гел Миннән читләшү ягында; алар Миңа Аллаһы Тәгаләм дип дәшсә дә, Мин аларга ярдәм итмәм.
Багал сыннарына багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәткән көннәре өчен Мин аны җәзага тартырмын. Колагына алкалар, муенына муенсалар тагып, сөяркәләре артыннан йөрде ул, Мине исә бөтенләй онытты, – дип белдерә Раббы. –
Алар түбәҗирдә корбан китерәләр, калку урындагы имән, тупыл вә теребинт агачлары төбендә хуш исле сумала-майлар көйрәтәләр, чөнки ул агачларның күләгәсендә рәхәттер. Әнә шуңа да сезнең кызларыгыз уйнашлык итә, ә киленнәрегез зина кыла.
Эфраим үз потларына ябышып ята – шулай үз юлыннан бара бирсен ул!
Ата-бабаларыгыз кебек булмагыз. Пәйгамбәрләр аларга әйтә килделәр: „Күкләр Хуҗасы Раббы: ‘Җинаятьчел юлыгыздан чыгыгыз, явыз гамәлләр кылудан туктагыз!’ – дип кисәтә сезне“. Ләкин ата-бабаларыгыз тыңламадылар, сүзләремә колак салмадылар. –
Ләкин алар тыңларга теләмәделәр, Раббыга аркалары белән борылдылар, ишетмәс өчен, колакларын томаладылар,
И-и Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче, хозурыңа җибәрелгәннәрне ташлар атып кыйнаучы шәһәр! Кош үзенең балаларын канат астына җыйган кебек, Мин дә синең халкыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез, Иерусалим кешеләре, каршы килдегез!
Хөкем исә шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар.
Үҗәт халык! Йөрәкләрегез белән дә, колакларыгыз белән дә сөннәтсез адәмнәр! Сез аталарыгыз кебек үк һәрвакыт Изге Рухка каршы киләсез.
Исраил угыллары, Раббы күз алдында яман гамәлләр кылуын дәвам итеп, Багал һәм Аширә сыннарына, арамиләр, сидунлылар, мәабиләр, аммониләр һәм пелештиләрнең илаһларына баш ияләр. Раббыдан йөз чөереп, Аңа табынудан туктыйлар.
Раббыдан йөз чөереп, Багал белән Аширәгә табына башладылар!
Шул рәвешле, исраилиләр Раббы күз алдында яман гамәлләр кылдылар: үзләренең Алласы Раббыны онытып, Багал һәм Аширә сыннарына табындылар.