9 «Әй Исраил, Гибга көннәреннән соң һаман гөнаһ кылуда булдың син һәм шундый булып калдың да; Гибгадагы сугыш явыз бәндәләрне артларыннан куып җитмәдеме әллә?!
Раббы күрде ки, җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан, кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта.
Хуш истән күңеле булган Раббы үзалдына әйтте: – Кешеләр аркасында җир йөзен бүтән нәгъләтләмәячәкмен, – диде. – Чөнки кешенең йөрәгендә туа торган явызлыклар аның балачагыннан ук килә; инде терек дөньяны, бу юлы эшләгәнем кебек, кабат үлемгә дучар итмәячәкмен.
Фетнәчел кешеләрне Мин Үзем теләгәнчә җәзага тартырмын, халыклар аларга каршы җыелыр, һәм җинаятьләренең икесе өчен дә алар тиешле җәзасын алыр.
Исраилнең гөнаһы – Бәйт-Авенның калку җирләре юк ителер; корбан китерү урыннарында күгән агачы белән чәнечкеле үлән генә үсәр. Шул чагында халык, тауларга карап: «Безне каплап китегез!», калкулыкларга: «Безнең өскә авыгыз!» – дип әйтер.
Гибгада мөгез быргы, Рамаһта быргы кычкыртыгыз, Бәйт-Авенда оран салыгыз: „Әй Беньямин, артыңнан дошман килә!“
Гибга көннәрендәге сыман, эфраимнәр тәмам гөнаһка батты. Раббы аларның бозыклыгын искә төшерер һәм гөнаһлары өчен җәзасын бирер.
Төнлә Гибга халкы килде дә, мин тукталган өйне камап алып, мине үтерергә теләде. Кәнизәгемне алар мәсхәрә кылдылар, һәм ул җан бирде.