2 Пинхәс нәселеннән – Гершом; Итамар нәселеннән – Даниил; Давыт нәселеннән – Шекания углы Хаттуш;
Давытның Хебрунда туган угыллары: беренчесе – изрегыллы Ахиногамнан туган Амнун; икенчесе – кәрмилле Абигәйль тапкан Даниил;
Шәканьянең бер углы Шәмәгыйя атлы иде. Шәмәгыйянең угыллары: Хаттуш, Игәл, Бариах, Ныгарья һәм Шафат, барысы – алтау.
Артахшаста патшалык иткән чорда минем белән бергә Бабилдән киткән нәсел башлыклары һәм аларның токымы түбәндәгеләр:
Мин аларны Аһавага коючы елга буена җыйдым, без анда өч көн тордык, халыкны вә руханиларны карап чыктым, ләкин анда Леви ыругыннан беркемне дә тапмадым.