Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эзра 7:1 - Изге Язма

1-6 Байтак еллар узганнан соң, Фарсы патшасы Артахшаста патшалык иткән чорда, Бабилдән Эзра исемле кеше кайта. Аның нәсел шәҗәрәсе мондыйдыр: Эзра – Сераяһ углы, Сераяһ – Азария, Азария – Хилкыйя, Хилкыйя – Шаллум, Шаллум – Садыйк, Садыйк – Әхитүб, Әхитүб – Амария, Амария – Азария, Азария – Мәрают, Мәрают – Зерахия, Зерахия – Уззи, Уззи – Вуккый, Вуккый – Абишуа, Абишуа – Пинхәс, Пинхәс – Элгазар, Элгазар – баш рухани Һарун углы иде. Эзра – Исраил халкының Раббы Алласы Мусага биргән Канунны яхшы белүче кәтип иде. Раббы Алласы аның юлдашы булганга, Эзраның һәр теләген патша үти иде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эзра 7:1
19 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

– Баш рухани Хилкыйя янына барып, шуны әйт, – диде ул. – Раббы йортына килүче халыктан җыелган көмешне, бусага төбендә сакта торучылардан алып, санап куйсын һәм


Баш рухани Хилкыйя: – Раббы йортында мин Канун китабына тап булдым, – дип, табылдык китапны кәтип Шапанга бирде. Ул аны укыды.


Җансакчылар башлыгы шулай ук баш рухани Сераяһны, икенче дәрәҗә рухани Сефанияне һәм өч ишек сакчысын да әсир итте.


Аллаһы йортының башлыгы булган Әхитүб углы Мәрают тудырган Садыйк углы Мешулламнан туган Хилкыйя углы Азария;


Хилкыйя: – Раббы йортында мин Канун китабына тап булдым, – дип, табылдык китапны кәтип Шапанга сузды.


Алар, баш рухани Хилкыйя янына килеп, Аллаһы йортына китерелгән көмешне аңа тапшырдылар. Әлеге көмешне бусага төбендә сакта торучы левиләр Менашше һәм Эфраим ыругыннан, башка исраилиләрдән, Яһүдә һәм Беньямин ыругыннан, Иерусалимдә яшәүчеләрдән җыйганнар иде.


Соңрак, Фарсы илендә Артахшаста патша хакимлек иткән көннәрдә дә, Бишлам, Митредат, Табеил һәм аларның иярченнәре Фарсы патшасы Артахшастага бер хат яздылар. Әлеге хат, арамей телендә язылып, тәрҗемә ителгән иде.


Хәггәй пәйгамбәр һәм Идду углы Зәкәриянең пәйгамбәрлек сүзләре буенча, Яһүдә өлкәннәре, Аллаһы йортын уңышлы гына төзеп килеп, Исраил Алласының кушуы һәм Фарсы патшалары Кир, Дәрәвеш вә Артахшаста ихтыяры буенча, аны салып та бетерделәр.


Эзра үзенең күңелен Раббы канунын үзләштерүгә һәм үтәүгә, шул кагыйдә-карарларны Исраил халкына өйрәтүгә салды.


Патшалар патшасы Артахшастадан Күкләр Алласы канунын өйрәтүче рухани Эзрага сәламнәр булсын!


Мин, Артахшаста патша, болай дип боерам: Күкләр Алласы канунын өйрәтүче рухани Эзра ни сораса, Елга аръягының барлык хәзинә сакчылары аңа һәммәсен бирергә тиеш.


Аллаһы йорты өчен җаваплы Сераяһ (ул – Хилкыйя углы, Хилкыйя – Мешуллам, Мешуллам – Садыйк, Садыйк – Мәрают, Мәрают – Әхитүб углы иде).


Артахшаста патша хакимлегенең егерменче елы иде. Нисан аеның бер көнендә патшага шәраб китерделәр, һәм мин аны патша алдына куйдым. Моңарчы патшаның беркайчан да мине кайгылы кыяфәттә күргәне юк иде.


Җиденче айда, Исраил угыллары үз шәһәрләрендә урнашып яши башлаганнан соң, бөтен халык бер булып Су капкасы каршындагы мәйданга җыелды һәм кәтип Эзрага: «Исраил халкына Муса аша Раббы биргән Канун китабын алып кил», – дип әйтте.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ