Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эзра 5:3 - Изге Язма

3 Шунда алар янына Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай белән Шетар-Бознай һәм аларның хезмәттәшләре килделәр дә: – Бу йортны төзергә һәм аның диварларын күтәрергә кем рөхсәт итте сезгә? – дип,

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эзра 5:3
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Аның халкыннан һәммә кеше – Аллаһы аның юлдашы булсын! – Яһүдәдәге Иерусалимгә барып, Исраилнең Раббы Алласына, Иерусалим Алласына йорт салсын.


Патшага мәгълүм булсын ки, Синең илеңнән безнең тарафка, Иерусалимгә килеп урнашкан яһүдиләр шул фетнәчел, юньсез шәһәрне яңадан кора башладылар, инде нигезләрен ныгытып, диварларын төзеп яталар.


Өлкә идарәчесе Рәхум, кәтип Шимшай һәм аларның хезмәттәшләре – хөкемчеләр, башлыклар, түрәләр; шулай ук фарсылар, әреклеләр, бабиллеләр, Шушаннан килгән Элам халкы,


Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай белән Шетар-Бознай һәм аларның дуслары – Елга аръягының өлкә түрәләре – Дәрәвеш патшага җибәргән хатта,


Без аларның башлыкларыннан: «Бу йортны салырга, диварларын корырга сезгә кем рөхсәт бирде?» – дип сорадык.


Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай, Шетар-Бознай һәм аларның хезмәттәшләре нәкъ Дәрәвеш патша боерганча эшләделәр.


Дәрәвеш болай дип язды: Сез, Елга аръягының өлкә башлыгы Таттынай һәм Шетар-Бознай, үзегезнең дус-иш түрәләрегез белән аннан китегез.


Мин, Артахшаста патша, болай дип боерам: Күкләр Алласы канунын өйрәтүче рухани Эзра ни сораса, Елга аръягының барлык хәзинә сакчылары аңа һәммәсен бирергә тиеш.


Дәрәвеш патша хакимлегенең икенче елында, алтынчы айның беренче көнендә Яһүдә илендәге өлкә башлыгы Шеһалтиел углы Зеруббабелга вә баш рухани Яһосадак углы Ешуага Хәггәй пәйгамбәр аша Раббы сүзе килеп иреште. Хәггәй болай диде:


Гайсә Аллаһы йортына кереп гыйлем биргәндә, янына баш руханилар белән халык өлкәннәре килде. – Син боларны нинди вәкаләт белән эшлисең? Андый хокукны Сиңа кем бирде? – дип сорадылар алар.


Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан: – Сез бу савыктыруны нинди кодрәт яки нинди исем белән эшләдегез? – дип сорадылар.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ