9 Өч көн эчендә Яһүдә вә Беньямин ыругы ирләре Иерусалимгә җыелды. Бу хәл тугызынчы айның егерменче көнендә булды. Бар халык Аллаһы йорты алдындагы мәйданда шушы хәлдән һәм коеп яуган яңгырдан калтырап утырды.
Ул аваз салуга, күкләр киңлегендә сулар шаулый башлый; җирнең читләреннән болытлар алып килә Ул, яшенле яңгырларын яудыра, Үзенең саклагычларыннан җилләр истерә.
Раббы – бердәнбер хак Аллаһы! Ул – тере Аллаһы вә мәңгелек Патша! Аның ачуыннан җирләр селкенә, ярсуына халыклар түзә алмый.
Ахашверош патша хакимлегенең җиденче елында, унынчы айда (Тебет аенда) Эстер патша өенә аяк басты.
Сөргеннән кайткан хыянәтчел кешеләрдән бизгән һәм Исраил Алласының сүзләрен ихтирам иткән һәркем минем тирәгә җыелды. Кичке корбан вакыты җиткәнче, мин шулай хәсрәт эчендә утырдым.
Әйдәгез, Аллабыз белән килешү төзик: син әфәндемнең һәм Аллабыз боерыкларын ихтирам итүчеләрнең киңәше буенча, хатыннарыбызны һәм алардан туган балаларны аерып җибәрик – барысы да Канун буенча эшләнсен.
Өч көн дәвамында килеп җитмәгән кешенең барлык мал-мөлкәте, башлыкларның вә өлкәннәрнең кушуы буенча, тартып алыначак, ә үзе ул сөргеннән кайткан халык арасыннан куылачак», – дип игълан иттеләр.
Рухани Эзра, урыныннан торып, халыкка болай диде: – Сез Раббыга хыянәт иттегез: чит кавемнәрдән хатыннар алып, Исраилнең гаебен арттырдыгыз.
Бу хәл елның тугызынчы аенда булды; патша үзенең кышкы сараенда утыра, аның алдында күмер салынган җылыткыч яна иде.