9 Ул төнне таң йолдызларын караңгылык капласын; төн, зарыгып көтсә дә, таң нурларын күрә алмасын,
чөнки ул төн әнкәм карынын капламады, күзләремне кайгы-хәсрәттән сакламады.
Көннәрне каргый алырдай, Ливьятанны уятырдай көче булган сихерчеләр мин туган көнне ләгънәт укып каргасын.
Мин яхшылык көттем – явызлык борын төртте, мин яктылык өмет иттем – караңгылыкка юлыктым.
Ул төчкерсә – яшен яшьни дип торырсың, ә күзләре таң нурлары кебек якты аның;
Аның алдында кылыч та көчсез, сөңге вә таш, ук та ала алмый аны.
Раббы җир йөзенә караңгылык иңдергәнче, эңгер-меңгердә аякларыгыз тауларда абынганчы, Раббы Аллагызны данлагыз! Сез яктылык көтәрсез, ә Ул аны тоташ күләгәгә, дөм караңгыга әйләндерер.
Без тынычлык эзләдек, әмма яхшылык килмәде; сихәтләнү көттек, әмма коточкыч хәлләргә дучар булдык.