7 Аһ, ул төн кысыр булсын, сөенеч авазлары ишетелмәсен.
Куе караңгылык чорнап алсын ул төнне – ел көннәре исәбендә саналмасын, айлар исәбенә дә кермәсен.
Көннәрне каргый алырдай, Ливьятанны уятырдай көче булган сихерчеләр мин туган көнне ләгънәт укып каргасын.
Дәртле барабаннар ишетелмәс булды, кешеләрнең шатлыклы авазлары да, гөсләнең моңлы тавышлары да тынып калды.
Яһүдә шәһәрләрендә һәм Иерусалим урамнарында сөенечле авазларны вә күңел ачуларны, кияү белән кәләшнең куанычлы тавышларын тыярмын, чөнки бу ил бушап калыр.