3 Сулышым өзелгәнче, борын тишегемдә Аллаһы сулышы туктаганчы,
Раббы Алла адәмне туфрактан яратты һәм аның борын тишекләренә тереклек сулышы өрде. Адәм әнә шулай җан иясе булды.
Һәр җан иясенең яшәеше, һәр кешенең сулышы – Аның иркендә.
Ләкин кешегә зиһенне аның рухы – Кодрәт иясенең сулышы бирә!
Мине Аллаһы Рухы бар кылды, Кодрәт иясенең сулышы яшәтә мине.
Адәм баласына өмет баглаудан туктагыз: аның гомере, сулышы кебек үк, өзелергә генә тора; нәрсә эшли ала соң ул?!
һәм кешеләрнең Аңа үз куллары белән хезмәт итүләренә мохтаҗ түгел. Ул Үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә.