2 Раббы аңардан: – Кайдан кайтып килешең? – дип сорады. Раббыга җавап биреп, ул: – Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – диде.
Аңардан сорады: – Сараяның асравы, и Һаҗәр! Син каян килдең дә кая юл тотасың? – диде. Һаҗәр: – Мин хуҗабикәм Сараядан качып барам, – дип җавап бирде.
Раббы аңардан: – Син кайдаң килдең? – дип сорады. Шайтан исә Раббыга: – Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – дип җавап бирде.
Беркөнне Аллаһы угыллары тагын Раббы хозурына килделәр. Алар арасында шайтан да бар иде. Раббы хозурына килеп баскач,
Раббы шайтаннан сорады: – Син Минем колым Әюбкә игътибар итмәдеңме? Җир йөзендә аның кебек саф күңелле вә гадел башка берәү дә юктыр: ул Аллаһыдан куркыр, Аны хөрмәт итәр һәм явызлыктан тайчаныр. Син аны гаепсезгә һәлак итәргә өндәсәң дә, ул һаман үзенең сафлыгын саклауда нык торадыр.
Сезнең белән күп сөйләшмәм инде, чөнки бу дөньяның түрәсе килә. Минем өстән аның һичнинди хакимлеге юк.
Бу дөньяның илаһы әлеге имансызларның акылын томалады, һәм алар Мәсихнең балкып торган данын күрсәтүче Яхшы хәбәр яктылыгын күрмиләр. Мәсих исә – Аллаһының чагылышы.
Аек һәм уяу булыгыз, дошманыгыз иблис, кемне дә булса йотып җибәрү өчен, арысландай акырып эзләнеп йөри.