2 Тирә-юнем мыскыл итүчеләр белән тулган, алар, мәсхәрәләп, күземне дә ачтырмыйлар.
Син сафсата сатканда, башкалар тынып торсынмы?! Мыскыл иткәндә, сине туктатырлык адәм юктыр дисеңме?!
Дусларыма мин мәсхәрәләү өчен бер зат булдым: Аллаһыны дәшеп чакырган һәм Аңардан җавап алган, гадел һәм күңеле саф булган кеше шулай мәсхәрә иясенә әйләнде.
Ул сезне сынап карарга теләсә, бик шәп булырмы?! Кешеләрне алдаган кебек, Аны да алдый алырсызмы?!
Дусларым мине мәсхәрәлиләр, әмма минем күзләрем Аллаһы каршында яшь коя.
Аллаһы бар кеше алдында миннән бер көлке ясады, алар минем йөземә төкерәләр.
Мин сөйләп бетергәнче түзеп торыгыз, сүземне тәмамлагач исә – көлсәгез көләрсез.
Боларны сез үзегез күрдегез бит. Шулай булгач, нигә буш сүз сөйләп торасыз?
Шимбә көнгә җыр-мәдхия.