9 Ул сезне сынап карарга теләсә, бик шәп булырмы?! Кешеләрне алдаган кебек, Аны да алдый алырсызмы?!
Кодрәт тә, гакыл да – Аңарда, алданучы да, алдаучы да – Аның ихтыярында.
Кеше, үлгәннән соң, көч-дәрманын җуя, вафатыннан соң юкка чыга.
Тирә-юнем мыскыл итүчеләр белән тулган, алар, мәсхәрәләп, күземне дә ачтырмыйлар.
Бозыкларга хас җаваплары өчен тулысынча сыналсын Әюб!
Шулай булгач, мыскыллап көлүдән туктагыз, юкса зынҗырларыгыз тагын да авырая төшәр. Чөнки Хакимнән – Күкләр Хуҗасы Раббыдан – мин бөтен илгә янаган һәлакәт турында белдем.
Ә Мин, Раббы, һәр йөрәккә үтеп керәм, күңелләрне сынап карыйм – тоткан юлына вә кылган эшенә карап, һәркемгә әҗерен бирәм.