7 Раббы аңардан: – Син кайдаң килдең? – дип сорады. Шайтан исә Раббыга: – Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – дип җавап бирде.
Гехази үзенең әфәндесе янына әйләнеп килгәч, Элиша аңардан: – Кайларда йөрдең, Гехази? – дип сорады. – Синең хезмәтчең беркая да бармады, – дип җаваплады тегесе.
Раббы аңардан: – Кайдан кайтып килешең? – дип сорады. Раббыга җавап биреп, ул: – Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – диде.
Әлеге көчле атлар, алга чыгып, җирне карап үтәргә әзерләнделәр. Фәрештә аларга: «Барыгыз, җирне карап чыгыгыз», – диде, һәм алар алга омтылдылар.
Явыз рух, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри, әмма таба алмый.
Аек һәм уяу булыгыз, дошманыгыз иблис, кемне дә булса йотып җибәрү өчен, арысландай акырып эзләнеп йөри.
Бу зур аждаһа – иблис һәм шайтан дип аталган, бөтен дөньяны алдаучы борынгы елан – җиргә бәреп төшерелде. Аның белән бергә явыз фәрештәләре дә җиргә ыргытылдылар.
һәм җирнең бар якларындагы халыкларны, ягъни Гог һәм Магог халыкларын алдап, сугышка җыяр өчен чыгачак. Аларның саны диңгез комыдай күп булыр.