Әюб 1:4 - Изге Язма4 Аның угыллары, чиратлашып, үз өйләрендә сый мәҗлесләре үткәрерләр һәм бу мәҗлесләргә бергә ашап-эчәргә үзләренең өч кыз кардәшен дә чакырырлар иде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Мәҗлесләр чоры тәмамлангач, Әюб аларны пакьләнү йоласын үтәргә үзенә чакырып алыр иде. Ул, таң беленүгә торып, һәр баласы өчен берәр тулаем яндыру корбаны китерер иде, чөнки Әюб болайрак фикер йөртә иде: «Бәлки, минем балаларым күңелләрендәге уйлары белән Аллаһыны кимсетеп гөнаһ кылганнардыр». Әюб һәрдаим шулай эшләде.