Эстер 9:31 - Изге Язма31 Яһүдиләр үзләре һәм балалары өчен ураза тоту һәм кайгы көннәрен билгеләп куйган кебек, яһүди Мәрдәкәй белән Эстер мәликә язганча, Пурим көннәре дә билгеләнгән вакытта үткәрелергә тиеш иде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
– Бар, Шушандагы барлык яһүдиләрне бергә җый да минем өчен ураза тотыгыз – өч тәүлек буена көндез дә, төнлә дә ашамагыз һәм эчмәгез. Шулай ук мин дә үземнең хезмәтче кызларым белән бергә ураза тотармын. Шуннан соң, гәрчә канунга каршы булса да, патша хозурына керермен. Әгәр инде һәлак булам икән – булырмын.