Эстер 9:20 - Изге Язма20 Мәрдәкәй бу хәлләрне язып куйды һәм Ахашверош патшаның барлык өлкәләренә – якындагы һәм ерактагы яһүдиләрнең һәммәсенә – хатлар җибәрде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шул рәвешле, өченче айның (Сиван аеның) егерме өченче көнендә, патша кәтипләре чакырылып, яһүдиләргә, түрәләргә, патшалыкның Һиндстаннан Хәбәшстанга кадәр булган йөз егерме җиде өлкәнең идарәчеләренә һәм башлыкларына, һәр өлкәнең үз язуында, һәр кавемнең үз телендә, яһүдиләргә дә үз язуында һәм үз телендә, Мәрдәкәй әмер иткәнчә, хатлар язылды.
Менә шуңа күрә дә бу бәйрәмгә Пурим дип исем бирелгән. (Бу исем «пур» сүзеннән алынган.) Шулай итеп, Мәрдәкәйнең хатында язылганнарны, күргән-кичергәннәрне истә тотып, яһүдиләр – үзләре, балалары һәм аларга килеп кушылучылар – шушы ике көнне, язылганча, һәр елны билгеләнгән вакытында бәйрәм итәргә тиеш, дигән карар кабул иттеләр.