Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эстер 8:8 - Изге Язма

8 Әмма патша исеменнән элек язылган һәм патша йөзеге белән мөһер сугылган хатны үзгәртергә ярамый. Инде хәзер сез, патша исеменнән яһүдиләр файдасына хат язып, патша йөзеге белән мөһер сугыгыз.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эстер 8:8
9 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шуннан ул Ахаб исеменнән хатлар язды да, аның мөһерен сугып, Набот белән бер калада яшәүче өлкәннәргә һәм шәһәрнең аксөякләренә җибәрде.


Әгәр патша мәгъкуль күрсә, ул: «Вәшти мәликә моннан ары Ахашверош патша хозурына килмәячәк», – дип, үз исеменнән әмер бирсен. Бу әмер Фарсы һәм Мадай кануннарына язылып үзгәртелмәсен, ә мәликәлек дәрәҗәсен исә патша, Вәштидән алып, яхшырак башка хатынга бирсен.


Беренче айның унөченче көнендә патша кәтипләре чакырылды; алар, Һәмән әмер иткәнчә, патша түрәләренә, барлык өлкәләрнең идарәчеләренә һәм барча халыкларның башлыкларына һәр өлкәнең үз язуында, һәр кавемнең үз телендә Ахашверош патша исеменнән боерык язып, бу боерык патша йөзеге белән мөһерләнде.


Ахашверош патша исеменнән язылган бу хатлар, патша йөзеге белән мөһерләнгәннән соң, патшаның йөгерек атларга атланган чапкыннары белән озатылды.


Эстер әйтте: – Әгәр хуҗам мәгъкуль күрә, һәм мин аның алдында илтифат казанганмын икән, әгәр бу эшне ул гадел дип саный, һәм мин аның күңеленә хуш киләм икән, Агаг токымыннан булган Һамдата углы Һәмәннең патшаныкы саналган барча өлкәләрдә яшәүче яһүдиләрне кырып бетерү турындагы хатлары гамәлдән чыгарылсын, дип әмер бирсә иде.


Шулай итеп, патша, фәрманга кулыңны куй. Әлеге карар, мадайлылар вә фарсыларның үзгәрмәс кануннары сыман, гамәлдән чыкмаслык булсын.


Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңа мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә» һәм «Раббының исемен телгә алган һәр кеше явызлыктан читләшсен».


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ