7 Эстер мәликә белән яһүди Мәрдәкәйгә Ахашверош патша: – Менә, Һәмәннең йортын мин Эстергә бирдем һәм, яһүдиләргә каршы кул сузган өчен, аның үзен дар агачына астырдым, – диде. –
Ахашверош патшалык итә башлаган чорда, дошманнар, Яһүдә вә Иерусалим халкын гаепләп, шикаять яздылар.
Мәрдәкәй өчен эшләткән дар агачына Һәмәннең үзен асып куйдылар. Шуннан патшаның ачуы басылды.
Патшага хезмәт күрсәтүче хәрәм агаларыннан Харбона исемлесе шулчак: – Менә, патшага игелек кылган Мәрдәкәйне асар өчен Һәмән эшләткән илле аршын биеклегендәге дар агачы Һәмәннең өе янында тора, – диде. Шуннан патша: – Алайса аны шунда асыгыз! – дип боерды.
Ахашверош патша шул көнне үк яһүдиләр дошманы Һәмәннең йортын Эстер мәликәгә бирде; Мәрдәкәй исә патша алдына килде, чөнки Эстер аның үзенә туган булуын әйткән иде инде.
Яхшы кеше оныкларына да мирас калдыра, ә гөнаһлының байлыгы тәкъва кешеләр файдасына булыр.
Мәсих безнең урынга ләгънәтләнеп, безне Канун ләгънәтеннән йолып алды, Изге язмада: «Агачка асып куелган һәркем ләгънәтләнгән», – дип язылган бит.