Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эстер 8:5 - Изге Язма

5 Эстер әйтте: – Әгәр хуҗам мәгъкуль күрә, һәм мин аның алдында илтифат казанганмын икән, әгәр бу эшне ул гадел дип саный, һәм мин аның күңеленә хуш киләм икән, Агаг токымыннан булган Һамдата углы Һәмәннең патшаныкы саналган барча өлкәләрдә яшәүче яһүдиләрне кырып бетерү турындагы хатлары гамәлдән чыгарылсын, дип әмер бирсә иде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эстер 8:5
9 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Эстерне патша барлык хатыннарыннан артыграк яратты – башкаларга караганда Эстер патшаның илтифатын һәм ягымлылыгын ныграк казанды. Патша аның башына таҗ кидерде һәм аны Вәшти урынына мәликә итте.


Бу хәлдән соң Ахашверош патша Агаг нәселеннән Һамдата углы Һәмәнне югары күтәрде, аның урынын үз хезмәтендәге барлык түрәләрнекеннән югарырак куйды.


әгәр мин хуҗам күз алдында илтифат казанган булсам, әгәр хуҗам минем теләгемне һәм үтенечемне канәгатьләндерүне мәгъкуль күрсә, хуҗамның иртәгә дә Һәмән белән бергә мин әзерләячәк мәҗлескә килүен сорар идем. Шунда хуҗам алдында гозеремне дә әйтермен, – диде.


Эстер мәликә җавап биреп әйтте: – И хуҗам, әгәр мин синең күз алдыңда илтифат казанганмын икән, һәм син мәгъкуль күрәсең икән, теләгем шулдыр: җанымны саклачы! Һәм минем халкымны да саклап калсаң иде – үтенечем шулдыр!


Әгәр чыннан да шулай икән, Сине танып белер һәм күз алдыңда тагын да илтифат казаныр өчен, миңа Үзеңнең юлларыңны күрсәт. Һәм шуны да онытма: бу кешеләр – Синең халкың!


Безнең белән бармасаң, мин дә, халкың да Синең күз алдыңда илтифат казанганыбызны кайдан белербез? Мин һәм Синең халкың җирдәге башка барлык халыклардан нәрсәсе белән аерылып торыр соң?!


Ул миңа: «Китәргә рөхсәт ит, чөнки безнең шәһәрдә минем йорт-гаиләм корбан китерергә җыена, абыем өйгә кайтырга кушты. Әгәр мин синең күңелеңдә илтифат казанганмын икән, туганнарым белән күрешеп килергә җибәр», – диде. Шул сәбәпле патша чакырган аш мәҗлесенә Давыт килә алмады.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ