Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эстер 8:3 - Изге Язма

3 Эстер янә патшага мөрәҗәгать итте: аның аякларына капланып, Агаг токымыннан булган Һәмәннең яһүдиләргә каршы корган мәкерле ниятенә юл куймавын үтенеп, елый-елый ялварды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эстер 8:3
10 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

һәм, Аллаһы кешесе янына тау өстенә күтәрелгәч, аның аякларына килеп ябышты. Гехази аны аерып алмакчы булды, әмма Аллаһы кешесе: – Тимә, җаны борчулы аның; ә Раббы миңа бу хакта әйтмәде, йомып калды, – диде.


Бу хәлдән соң Ахашверош патша Агаг нәселеннән Һамдата углы Һәмәнне югары күтәрде, аның урынын үз хезмәтендәге барлык түрәләрнекеннән югарырак куйды.


Чөнки безне саттылар – мине дә, халкымны да үтерергә, кырып бетерергә, юкка чыгарырга ният кылалар. Әгәр безне коллыкка гына саткан булсалар, мин дәшми дә калыр идем, башыбызга төшкән хәсрәт хакында хуҗама әйтеп тә тормас идем.


Патша, Һәмәннән кире алган мөһер йөзеген салып, аны Мәрдәкәйгә бирде; Эстер исә Мәрдәкәйне Һәмән йортына идарәче итеп билгеләде.


Патша алтын таягын Эстергә сузды, һәм Эстер патша алдында торып басты.


Шунда Хизәкыйя йөзе белән диварга таба борылды да Раббыга ялварырга тотынды:


фәрештә белән көрәшеп җиңеп чыкты, ә соңыннан егълап-ялварып Аның илтифатын сорады; Бәйт-Элдә ул Аллаһы белән очрашты, Аның белән сөйләште.


Җирдә яшәгән чагында Гайсә, күз яшьләре белән кычкырып елап, Үзен үлемнән коткара алачак Аллаһыга дога кылды һәм ялварды, Аллаһы ихтыярына тирән ихтирам белән буйсынганга, Аның ялваруы Аллаһыга барып иреште.


Давытның аягына егылып, ул болай дип сүзен башлады: – Мин генә гаеплемен, әфәндем минем. Колыңа сөйләргә рөхсәт итсәңче һәм аның сүзләренә колак салсаңчы.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ