2 Патша, Һәмәннән кире алган мөһер йөзеген салып, аны Мәрдәкәйгә бирде; Эстер исә Мәрдәкәйне Һәмән йортына идарәче итеп билгеләде.
Шулай дип, фиргавен, үзенең бармагыннан мөһер йөзеген салып, аны Йосыфның бармагына кигезде; аңа нәфис җитеннән тегелгән киемнәр бирде, муенына алтын чылбыр муенса такты.
Патшаның кодрәте һәм көче, патша югары күтәргән Мәрдәкәйнең бөеклеге хакында тулы мәгълүмат Мадай һәм Фарсы патшаларының елъязмаларына теркәлде.
Патша үзенең мөһер йөзеген бармагыннан салды да аны яһүдиләрнең дошманына – Агаг токымыннан булган Һамдата углы Һәмәнгә бирде,
Эстер янә патшага мөрәҗәгать итте: аның аякларына капланып, Агаг токымыннан булган Һәмәннең яһүдиләргә каршы корган мәкерле ниятенә юл куймавын үтенеп, елый-елый ялварды.
Патша шушы вакыйгадан соң Даниилның дәрәҗәсен нык күтәрде: аңа күп итеп зур бүләкләр бирде, аны бөтен Бабил өлкәсенә башлык һәм Бабилнең барлык акыл ияләре өстеннән түрә итеп билгеләде.
Ә атасы үзенең хезмәтчеләренә: «Иң яхшы кием алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек бирегез, аякларына башмаклар кидерегез.