Эстер 8:14 - Изге Язма14 Шуннан патшаның йөгерек атларына атланган чапкыннар, патша әмерен үтәргә ашыгып, тиз арада юлга чыктылар. Бу әмер башкала Шушанда да игълан ителде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шулай итеп, патша һәм аның түрәләре язган хатларны алып, атчабарлар бөтен Исраил вә Яһүдә җире буйлап таралды. Патша боерыгы буенча алар шушы сүзләрне игълан итте: «Исраилиләр! Ибраһим, Исхак вә Исраилнең Алласына – Раббыга – йөзегез белән борылыгыз, шул чагында Ул да сезгә – Ашшур патшалары кулыннан котылып калган халыкка таба борылыр.
– Патша үзенең барлык өлкәләренә күзәтүчеләр җибәрсен; алар, килеш-килбәте, йөзе-бите чибәр барлык яшь кызларны җыеп, Шушан башкаласында патша хатыннары яшәгән йортка, шул хатыннарны саклаучы хәрәм агасы Һегәй кул астына китерсеннәр; аларга бизәнү-ясану өчен кирәк булган бар әйбер бирелсен, һәм кызларның патшага иң ошаганы Вәшти урынына мәликә булсын, – диделәр. Бу киңәш патша күңеленә хуш килде, һәм ул шулай эшләде дә.