Эстер 8:10 - Изге Язма10 Ахашверош патша исеменнән язылган бу хатлар, патша йөзеге белән мөһерләнгәннән соң, патшаның йөгерек атларга атланган чапкыннары белән озатылды. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шулай итеп, патша һәм аның түрәләре язган хатларны алып, атчабарлар бөтен Исраил вә Яһүдә җире буйлап таралды. Патша боерыгы буенча алар шушы сүзләрне игълан итте: «Исраилиләр! Ибраһим, Исхак вә Исраилнең Алласына – Раббыга – йөзегез белән борылыгыз, шул чагында Ул да сезгә – Ашшур патшалары кулыннан котылып калган халыкка таба борылыр.
Шуннан соң алар, исраилиләр чиста савытта Раббы каршына икмәк бүләге алып килгән кебек, шул халыклар арасында булган бөтен кардәш-туганнарыгызны Раббыга бүләк итеп китерерләр – аларны атларга вә арбаларга, ябулы арбаларга, качырларга вә дөяләргә утыртып Минем изге тавыма, Иерусалимгә алып килерләр, – ди Раббы. –