1 Ахашверош патша шул көнне үк яһүдиләр дошманы Һәмәннең йортын Эстер мәликәгә бирде; Мәрдәкәй исә патша алдына килде, чөнки Эстер аның үзенә туган булуын әйткән иде инде.
Ул чакта аңа иң якын дигәннәре Кәршенә, Шетар, Адмата, Таршиш, Мерес, Марсена, Мемүкән булып, алар патша белән еш очрашучы һәм патшалыкта югары урыннарда утыручы җиде Фарсы һәм Мадай түрәсе иде. Патша алардан:
Мәрдәкәй тәрбияләп үстергән, агасы Абихаилнең кызы Эстергә патша янына керү нәүбәте җиткәч, Эстер, патша хатыннары яшәгән йортның сакчысы – хәрәм агасы Һегәй киңәш иткәннән тыш, һичнәрсә сорамады. Эстергә карап, һәрбер кеше соклана иде.
Мәрдәкәй – агасының кызы Һадассаны (аның икенче исеме – Эстер) тәрбияләп үстергән кеше иде, чөнки кызның атасы да, анасы да юк иде. Бу кыз килеш-килбәте белән күркәм, йөзгә дә чибәр иде. Кызның ата-анасы үлгәч, Мәрдәкәй аны үз тәрбиясенә алган иде.
Эстер әйтте: – Безне күрәлмаучы явыз дошман – Һәмәндер! Ахашверош патша белән мәликә Эстердән Һәмәннең коты алынды.
Эстер мәликә белән яһүди Мәрдәкәйгә Ахашверош патша: – Менә, Һәмәннең йортын мин Эстергә бирдем һәм, яһүдиләргә каршы кул сузган өчен, аның үзен дар агачына астырдым, – диде. –
И Раббы Аллам, күптер Синең могҗизаларың, безнең хакка корган ниятләрең! Сиңа тиңдәш берәү дә юк! Шуларны телгә алып сөйли башласаң, бихисаптыр алар Синдә.
Яхшы кеше оныкларына да мирас калдыра, ә гөнаһлының байлыгы тәкъва кешеләр файдасына булыр.
Риба алып, үзенең байлыгын арттырган кешенең бар малы фәкыйрьләргә ярдәм итүче кулына эләгер.
Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй син, акылсыз! Шушы төндә җаның синнән алыныр. Җыйган малың кемгә калыр?»