Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эстер 7:9 - Изге Язма

9 Патшага хезмәт күрсәтүче хәрәм агаларыннан Харбона исемлесе шулчак: – Менә, патшага игелек кылган Мәрдәкәйне асар өчен Һәмән эшләткән илле аршын биеклегендәге дар агачы Һәмәннең өе янында тора, – диде. Шуннан патша: – Алайса аны шунда асыгыз! – дип боерды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эстер 7:9
20 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Еһү, башын күтәреп, тәрәзәгә карады да: – Кайсыгыз минем яклы, кайсыгыз? – дип кычкырды. Ике-өч хәрәм агасы тәрәзәдән сузылып карады.


Җиденче көнне, патшаның күңеле шәрабтан кәефләнгәч, ул үзенә хезмәт күрсәтүче Меһуман, Бизтә, Харбона, Бигтә, Абагта, Зетәр һәм Кәркәс исемле җиде хәрәм агасына таҗ кигән Вәшти мәликәне үз каршысына китерергә әмер бирде – җыелган халыкка һәм түрәләргә ул аның гүзәллеген күрсәтмәкче булды, чөнки мәликә бик чибәр иде.


Хатыны Зереш һәм аның барлык дуслары Һәмәнгә киңәш итеп әйттеләр: – Илле аршын биеклегендә дар агачы әзерлә дә иртәгесен патшадан Мәрдәкәйне шул агачка асып куюын сора. Шуннан инде, күңелең булып, патша белән бергә мәҗлескә китәрсең. Бу киңәш Һәмәннең күңеленә хуш килде, һәм ул дар агачы ясатты.


Алар шулай сөйләшеп торганда, патшаның хәрәм агалары килеп Һәмәнне Эстер хәзерләгән мәҗлескә барырга ашыктырдылар.


Анда Ахашверош патшага кул салырга ният корган ике хәрәм агасы – ишек сакчылары Бигтән белән Тереш хакында Мәрдәкәйнең хәбәре язылган иде.


Эстер мәликә белән яһүди Мәрдәкәйгә Ахашверош патша: – Менә, Һәмәннең йортын мин Эстергә бирдем һәм, яһүдиләргә каршы кул сузган өчен, аның үзен дар агачына астырдым, – диде. –


Патша шулай эшләргә әмер бирде: Шушанда фәрманы игълан ителде, ә Һәмәннең ун углын асып куйдылар.


Әмма Эстер мәликә, килеп, патшадан үтенгәч, Һәмәннең явыз нияте үз башына төшсен өчен, патша аны һәм аның угылларын дар агачына асарга язма әмерен бирде.


И Раббы, мәрхәмәтең Синең бәя биреп бетергесез! Канатларың ышыгында адәм балалары үзенә сыену таба.


Ерткычлардан харап иттермә күгәрченеңне, беркайчан онытма хәлен мескен колларыңның.


Шуннан патша Даниилга гаеп ягучы бәндәләрне китерергә һәм хатыннары, балалары белән бергә арысланнар янына чокырга ташларга кушты. Тегеләр чокыр төбенә җитә дә алмады – арысланнар, ташланып, аларны өзгәләп бетерде.


Без – патшалыктагы барча күзәтчеләр, җитәкчеләр, түрәләр, киңәшчеләр һәм өлкә идарәчеләре, үзара киңәшләшеп, синең, патшабыз, шундый фәрман чыгаруыңны хуп күрәбез: утыз көн дәвамында кем дә булса гозер белән сиңа түгел, ә башка бер илаһка яисә кешегә мөрәҗәгать итсә, аны арысланнар янына чокырга ташласыннар!


Шуннан Давыт йөгереп килеп Галиат өстенә аягын куйды һәм, аның кынысыннан кылычын тартып чыгарып, башын чабып өзде. Баһадирларының җан бирүен күргәч, пелештиләр кача башлады.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ