Эстер 7:7 - Изге Язма7-8 Ачуы кузгалган патша, мәҗлесне ташлап, сарай бакчасына чыкты. Патшаның катгый карарга килүен аңлаган Һәмән, җанын сакламакчы булып, Эстер мәликәдән ялварып сорар өчен, мәҗлес бүлмәсендә калды. Патша сарай бакчасыннан әйләнеп кергән вакытта, Һәмән Эстер мәликә утырган кәнәфигә йөзе белән капланган иде. Патша: – Җитмәсә, минем өемдә, минем янымда мәликәне мыскыл итәргә телисеңме?! – дип кычкырды. Патшаның авызыннан шушы сүзләрнең чыгуы булды – шундук Һәмәннең йөзен капладылар. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |