2 Икенче көнне дә, шәраб эчкәндә, Эстер мәликәдән патша: – Эстер мәликә, нинди үтенечең бар? – дип сорады. – Һәммәсе үтәлер! Теләгең нидә? Патшалыгымның яртысын сорасаң да, теләгеңне үтәрмен! – диде.
Патша әйтте: – Нәрсә булды, Эстер мәликә, нинди үтенечең бар? – диде. – Мин сиңа патшалыгымның яртысын бирергә дә әзермен.
Шәраб эчкәндә, Эстер мәликәдән патша: – Нинди үтенечең бар? – дип сорады. – Һәммәсе үтәлер! Теләгең нидә? Патшалыгымның яртысын сорасаң да, теләгеңне үтәрмен! – диде.
Патша янә Һәмән белән бергә Эстер мәликәнең мәҗлесенә килде.
Эстер мәликәгә патша: – Яһүдиләр башкала Шушанда биш йөз кешене үтергәннәр, шул исәптән Һәмәннең ун углын һәлак иткәннәр. Патшалыкның башка өлкәләрендә алар нәрсәләр кылдылар икән?! Әйт, нинди үтенечең бар? Һәммәсе үтәлер! Тагын нинди теләгең бар? Теләгең үтәлер! – диде.
Һәм ант итеп әйтте: – Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, бирермен!
Моңарчы сез Минем исемем белән бернәрсә дә сорамадыгыз. Сорагыз һәм алырсыз, һәм сезнең куанычыгыз тулы булыр.
Гаскәриләр башлыгы, егетнең кулыннан тотып, читкәрәк алып китте. – Син миңа нәрсә әйтергә телисең? – дип сорады ул аннан.